Главная СМИ о нашем центре «АВЫР ЧАКЛАР БИК КҮП БУЛА, ТҮЗӘРГӘ КИРӘК, БАЛАМ!»

«АВЫР ЧАКЛАР БИК КҮП БУЛА, ТҮЗӘРГӘ КИРӘК, БАЛАМ!»

Источник: Газета «Туган Як»
Опубликовано в источнике: 10.02.1992
48

Хәния Фәрхи башкаруындагы бу җырны күпләр ишеткән-тыңлаган булгандыр… Гарчә аны әле дә радио, телевидениедән еш яңгыраталар. Бик тормышчан, тирән мәгънәле сүзләре.
Баулы шәһәрендә яшәүче Гайшә Заһит кызы фаҗигагә тарыган улын бу җырдагы сүзләрне бераз үзгәртеп: «Яшәргә кирәк, балам!» — дип юата. Менә 12 елдан артык инде шушы кечкенә гәүдәле татар хатыны газиз улына яшәргә көч-куәт биреп тора. Аның сабырлыгына, тырыш, акыллы һәм тыйнак булуына исең китәрлек.
2006 елның 7 октябрендә улы Марат иптәш малае белән Уфага документ илтергә чыгып китә. Октябрьский нефть колледжын тәмамлап, югары уку йортына керергә була ниятләре. Әмма бу якты хыяллары бер минут эчендә челпәрәмә килә. Языково янындагы юлда егетләр авариягә тарый.

— Иртәнге сәгать 5тә үк ашыгып чыгып киттеләр, шулкадәр җибәрәсем килмәде, күңелем сизгәндер инде, — дип искә ала Гайшә апа бәла килгән ул көнне. — Алдагы машинаны узабыз дип каршы як юлга чыккач, КамАЗ машинасы астына кергәннәр.
Өйләнәм, диплом алам, яхшы эшкә урнашам дип якты уй-хыяллар белән янып йөргән улының тормышы бер минут эчендә бөтенләй башка юнәлеш ала. Башта бөтенләй хәрәкәтсез була. Табиблар да ни булачагын әйтә алмый…

Үз күзе белән барып күргәнчегә кадәр, Гайшә апа хәлнең алай ук җитди икәнен уйламый.
— Эштән сорадым да, Языково хастаханәсенә киттем, — дип сөйли башлады ул, үзеннән-үзе тәгәрәгән яшьләрен сөртеп. — Барып керсәм, улым караватта хәрәкәтсез ята, күзе дә, авызы да ачык. Табиблар кичекмәстән операция эшләргә кирәк диләр, чөнки баш миенә су җыела башлаган иде. Ә арка миенә нык зыян килгән, арытаба ниндидер хәрәкәтләр ясый алачагына өметләндермәделәр дә хәтта.

Шулай итеп 7 сәгатькә сузылган операция дә үтә. Гайшә Заһит кызы көнен дә, төнен дә Ходайдан улына исәнлек сорый… Ә үзенә ничек авыр булганын ул үзе генә белгәндер, әмма аңа бит ничектер баласын аякка бастырырга кирәк! «Бәлагә тарыгыч, аны җиңә дә белергә кирәк, улым…», — дип көне-төне кабатлый ул. Урын өстендә яткан Маратның гәүдә авырлыгы 35 кг-га кала. «Иң көчле кеше ул — минем Әни, бернинди сүзләргә, диагнозларга карап тормаска, яшәргә өйрәтүчем, көч-куәт, ышаныч бирүче чыганагым. Һәрвакыт алга барырга өйрәтүчем», — ди Марат әнисе турында. Әйе, чынлап та, көчле ханым шул Гайшә апа. Баласын яшәтү, савыктыру, аякка бастыру теләге шулкадәр көчле була анда, табибларның «юк» дигәненә дә карап тормый: — «Безнең көч җитәчәк, без әле йөриячәкбез дә!» — ди улына.

— Юлыбызда гел яхшы кешеләр очрады, Ходайның рәхмәте яусын, даими ярдәм тоеп яшибез. Языковода, Уфаның 22нче хастаханәсендә эшләүче кешелекле табибларга, шәфкать туташларына рәхмәтебез чиксез, авыр минутларда мине үземне генә калдырмадылар. «Забота» (Р. Әбүбәкеров) хәйрия фонды ярдәмендә 2 тапкыр Германиягә реабилитациягә барып кайттык.

Шушы урында сүзгә Марат та кушылды:
— Ә беләсезме, Германиядәге барлык тренажерларга бала фоторәсеме куелган. Ни өчен дисезме? Бу бик дөрес юнәлеш бирә, яшь бала тәпи киткәндәге кебек, инвалид кеше дә реабилитациягә таба нәкъ шундый юл үтә. Үз-үзеңне җиңү, үз-үзеңә ышану, мин моны булдыралам дип тырышу…
Мондый кешеләргә карап, гаҗәпләнү катыш соклану кичерәсең. Искиткеч хәл! Йөрү түгел, утыра да алмаячак дигән Марат, Аллага шөкер, бүген ул үз аякларында йөри, эшли, укый һәм башкаларга ярдәм итү теләге белән янып яши.

Күптән түгел Баулыда ул үзенең тренажерлары урнаштырылган реабилитацияләү үзәген ачты. Үзенең дидем, чөнки ул аларны үзе уйлап тапкан. Барлыгы 15 тренажерның башта сызымнарын ясый ул, аннары Белорет шәһәрендәге «Урал пружина заводы» конструкторлары ярдәмендә кайбер төзәтмәләр кертелеп, тренажерлар җитештерелә һәм Баулыга кайтарыла. «Мин башкаларга ярдәм итәргә, үзем кебек кешеләр өчен тырышырга тиеш. Планнарым зур, әмма барысы да әкренләп тормышка ашар дип ышанам. Әлеге эшемне дә гамәлгә ашырырга Октябрьскийдагы «Пакер» фирмасы директоры М. Нагуманов ярдәм итте. Чынлап та, уникаль кеше ул. Аның белән очрашудан соң дөньяга карашларым үзгәрде. Марат Мирсәт улы мине күп нәрсәгә өйрәтте, рәхмәтем чиксез аңа,» — дип рәхмәтен белдерде Марат.

«Әгәр кеше үзе булдыралганны эшләми икән, бу кешене боза. Кулыңнан килгәнне һичшиксез эшләргә кирәк!» — Маратның бу сүзләреннән соң урамда эш юк, ашарга акча юк дип теләнеп йөрүчеләр күз алдына килде. Сау-сәламәт бәндәләрнең дә эчкечелеккә бирелеп, тәртипсез тормыш алып баруына гадәтләндек ахырсы… Гадәти күренеш. Андыйлар һәр җирдә бар, шуңа күрә моңа беребез дә аптырамый, гаҗәпләнми, борчылмый да. Ә менә физик мөмкинлекләре чикле булып та, мәсәлән, 1нче төркем инвалиды, җир җимертеп эшләп, берничә югары уку йортында белем алып, башкалар өчен тырышучы кешеләр күпме арабызда? Санап карагыз әле!

12 ел эчендә Марат Казан медицина университетының «Социаль эш һәм икътисад теориясе» факультетын читтән торып, тик бишле билгеләренә генә тәмамлый. Әйтергә генә ансат, 79 фәннән имтихан биргән. Әнисе әйтүенчә, деканы бик таләпчән булган, инвалид дип бер вакытта да ташлама ясамаган. Башкаларга нинди таләп булган, Маратка да нәкъ шулай. Медицина буенча укыгач, Марат үзе кебек бәлагә тарыган, ДЦП һәм паралич суккан авыруларны реабилитацияләү буенча үз методикасын булдыра. Ул 6 этаптан тора:
1. Утырырга өйрәнү;
2. Басарга һәм 1-2 адым атларга өйрәнү;
3. «Ходунки» ярдәмендә йөрергә өйрәнү;
4. Канада таяклары белән йөрергә өйрәнү;
5. Гадәти һәм Скандинавия таяклары ярдәмендә йөрү;
6. Үзаллы адымнар ясарга өйрәнү.

«Бу үзәккә килгән һәр кешегә аерым көндәлек башлап, күнекмәләрне үзем карап ясатачакмын, — ди Марат. — Шартларның берсе — көн дә үзең ирешәсе эш-максатлар исемлеге төзү».

Ул көн дә яңалыкка, үзгәрешләргә омтыла. Әлеге көндә Казандагы Идел буе федераль физкультура һәм спорт академиясенә укырга кергән. «Инвалидларны адаптацияләү» факульте- тында белем ала. Ай саен 1 атнага укырга барып кайта. Реабилитацияләү үзәген киңәйтергә, яңадан-яңа тренажерлар ясарга, үзе кебек кешеләрне бер командага туплап, спортта да үрләр яуларга хыялланып яши ул. Аның кебекләр бәлагә юлыгып, сәламәтлекләрен югалткач төшенкелеккә бирелеп, тормышта югалып калырга да мөмкин. Әмма Марат — көчле ихтыярлы шәхес. Бик күпләргә үрнәк булырдай! Тормышка яраклашкан. Башкарасы эшләре, тормышка ашырасы ниятләре бихисап. Уңышлар юлдаш булсын сезгә!

Сүз уңаеннан. Реабилитацияләү үзәген ачуда булып кайтканнан соң, илебез башлыгы Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән утырышта сәламәтлекләре чикле кешеләр турында дәүләтнең кайгыртучанлыгына кагылышлы мәсьәләләрне тикшерде. «Бик әһәмиятле тема бу, — дип билгеләде ул. — Безнең бурыч — сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр медицина ярдәме, белем алуда һәм эш урыны белән тәэмин итүдә авырлык кичерергә тиеш түгел. Иң мөһиме — алар битарафлыкка очрамасын. Инвалидларны социаль яклау гади мәсьәлә түгел. Аны хәл итү 12 миллион кешенең язмышына бәйле. Бу безнең барлык җәмгыятебезгә кагыла. Инвалидларга карата мөнәсәбәт — җәмгыятьнең җитлегү, аны берләштерү һәм тормышка сәләтле булуының мөһим күрсәткече. Сәламәт җәмгыять беркайчан да инвалидларга карата кимсетеп, өстән генә мөнәсәбәткә юл куймаячак!» — диде илебез Башлыгы.



Поделиться в социальных сетях